Канлы сугыш эзеннән...
Укучыларны ватанпәрвар итеп тәрбияләү бүген мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә көн кадагында торган бурыч. Татар әдәбиятының олпат вәкилләре бу юнәлештә бик күркәм иҗат иттеләр. Патриотизм темасы халкыбызның данлы улы - шагыйрь, журналист, публицист Муса Җәлил иҗатында күп.
Бүген Г.Тукай исемендәге китапханәдә Россия һәм Татарстан. журналистлар Союзы әгъзасы Фәрит Вагыйзов, шагыйрь һәм тәрҗемәче Нурулла Абдуллин, 5 китап авторы, шагыйрә Рәмзия Вәлиева катнашында "Волхов шаһит: изге сугыш антын Соң чиккәчә керсез сакладым..." дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды.