Елата да, юата да
Күренекле җәмәгать эшлеклесе, милләт хадиме, язучы, драматург Рабит Батуллага 26 мартта 85 яшь тула. Ул – хөр фикерле, туры сүзле, халык алдында сөйләү маһирлыгына ия кеше, оста оештыручы. Язучы буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның хикәяләрен, маҗаралы әкиятләрен, пьесаларын балалар да, зурлар да яратып укый. Сәхнә әсәрләре бүген дә күп кенә театрларның репертуарында лаеклы урынны алып тора.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Н.В.Лемаев исемендәге көллият студентлары белән бергә әдипнең тәрҗемәи хәле, эшчәнлеге хакында сөйләштеләр.Укучылар язучының әсәрләреннән өзекләр укып, драмаларыннан өзекләр карап иҗаты турында фикерләре белән уртаклаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.