Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татлыдыр ла туган туган телем

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел. 
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре 14нче лицейда 8нче Ю сыйныфы укучылары белән "Татлыдыр ла әнкәм теле" дип аталган интеллектуаль уен үткәрделәр. Ике телдә барган чарада укучылар үзләренең ике телдә дә яхшы аралашуларын, халык авыз иҗаты әсәрләрен, җырларны яхшы белүләрен күрсәттеләр. Квиз бик җанлы үтте, катнашучыларга чара бик ошады.