"Моңнар ява..."
ВәТ, өчпочмак» проекты кысаларында узучы «Моңнар ява..» дип исемләнгән әдәби – музыкаль очрашуга шәһәребезнең китапханәләр берләшмәсенең икенче филиалында, кырык елдан артык гомерен китапханә мөдире булып эшләгән, биш китап, илледән артык популяр җыр сүзләре авторы, 21 илдә сәяхәт кылган Альбина Мортазина Зөфәр кызы чакырылды. “Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе, әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла һәм автор-башкаручы, популяр җырларга көй язучы композитор Рамил Әсхәдулла, иҗатташ дусларының фикерләрен ишетеп, язучы белән аралашу мөмкинлеге булган җырлы, шигьриятьле кичәгә матур әдәбиятка битараф булмаган иҗатташ дуслары килде. Очрашуга килгән тамашачылар «Күңелгә уелган мизгелләр» дип аталган фотокүргәзмә һәм китап күргәзмәсе белән танышып күңелләренә матурлык алып, җаннарына рухи азык алдылар.