Укытучы көндәлеге
2023 ел - Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә синең олы исемең алдында баш ия. Чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына.
28 февральдә 36 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә ветеран укытучы, шагыйрә, дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, “Күңел көзгесе”, «Моңлы иҗат юлыннан», ”Актым чишә буенда” китаплары авторы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Рушания Габбасова белән очрашу булды. Әдәби кичәдә укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышып, педагогик эшчәнлеге хакында мәгълүмат алдылар, шигырьләрен укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.