Юлларым
Сухрау авылы җирлегендә яшәүче Рәфыйк Әхмәдиевнең туган көне уңаеннан иҗат кичәсе оештырылды. Әлеге очрашуга "Әдәби кораб" проект кысаларында иҗатташ дуслары юлга чыкты.
Язучыларны Сухрау авылы җирлеге рәисе Ришат Галимов колач җәеп каршы алды. Рус авылы булуга карамастан, очрашуга мәктәп укучылары, әдәбият сөючеләр җыелган. Очрашу барышында Рәфыйк Әхмәдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты тулысынча ачылды. Каләмдәш дуслары Р. Нәбиуллина, В.Камалов, Ә. Сибгатуллина, М.Хәлимова, Н.Баязитова, Хәлимова, А.Сафина "Юлларым" әдәби- музыкаль кичәсен тагын да тулыландырып, баеттылар.
Укучыларның шигырьләр укулары, җырлар белән үрелеп барган очрашуны Ришат Рәсим улы чыгышы ямь өстәде. Гармун уйнап башкарган җыры аша, Сухрау авылы талант ияләренә бай икәнлеген тагын бер кат раслады.