Центральная библиотека им. Г. Тукая

Солдатта булган диләр

Бүген “Яшьлегем чишмәләре” төркеме белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Төркемгә йөрүче “егетләребезне” котлап “кызларыбыз” берсеннән берсе матур, моңлы җырлар башкардылар. Егетләребездә сынатмады, һәрберсе узенең талантын күрсәтте. Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне бәйрәм белән белэн тәбрик итәбез! Сезгә, хөрмәтлеләребез, ныклы сәламәтлек, гомерләрегез озын булып, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп итсен!