Зарыгып көткән мирас
Халкының ачы язмышын күргән һәм йөрәге белән тойган, аны бәйсезлеккә, иркен тормышка, бәхеткә ирештерү теләге белән янган һәм гомерен шуңа багышлаган шәхесләр бар. Милләтебезнең горурлыгы булган шундый олы затларның берсе - XX йөз башындагы алдынгы татар иҗтимагый хәрәкәтенең күренекле вәкиле. Октябрь инкыйлабын кабул итмичә эмиграциягә киткән һәм гомере буе үз халкына, тоткан юлына тугры булып калган атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый.
Үзәк китапханәдә Г.Исхакыйга 145 ел тулу уңаеннан “Зарыгып көткән мирас” дип аталган күргәзмә урын алды. Әдипнең әсәрләре, әдәби эшчәнлеге белән якыннанрак танышырга теләүче шәһәрдәшләребез безгә рәхим итегез.