Эх коймагы, коймагы...
Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара. Шул бәйрәмнәребезнең берсе- Май чабу. Ул нинди бәйрәм, кайсы вакытта билгеләп узыла, аның кысаларында нәрсәгә игътибар бирелә? Әлеге сорауларга җавап итеп бүген китапханәбездә осталык сәгате узды. "Коймаксыз май чабу, пирогсыз туган көн булмас". Элек бернинди башка ризыкны да популярлыгы буенча коймак белән чагыштырып булмаган. Коймак - Май чабу атнасының иң дәрәҗәле сые, ул язгы бәйрәмнең символы булып тора. Бүгенге көндә нинди коймаклар пешерелә, нинди серләр кулланыла – «Эх, коймагы да коймагы" осталык сәгатендә билгеле булды.