Татлыдыр ла әнкәм теле
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан. Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең 36 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Татлыдыр ла әнкәм теле " дип аталган квиз-уен уздырдылар. Чара барышында катнашучыларга түбәндәге биремнәр тәкъдим ителде: җырларны тыңлаганнан соң, аның нинди телдә башкарылуын әйтергә; рәсемдәге милли киемнәргә карап кайсы халыкныкы булуын танырга; экранда сурәтләнгән милли ризыкларның кайсы милләткә ия булуын белергә; халык мәкальләрен искә төшерергә; бирелгән озын сүздән яңа сүзләр уйлап табарга; герой-шагыйрь М.Җәлилнең шигырьләрен төрле телләрдә укып, нинди телдә булуын әйтергә иде.