Центральная библиотека им. Г. Тукая

Өзелгән җыр

Бүген, 15 февральдә патриот-шагыйрь М.Җәлилнең туган көне уңаеннан үзәк китапханә «Җәлил» театр комплексының икенче катында "Өзелгән җыр" дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Тематик күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары, шулай ук Бөек Ватан сугышы турында хәтер китаплары күрсәтелде. Шулай ук китапханәчеләр шагыйрь иҗаты буенча викторина үткәрделәр, теләүчеләр Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар.