Чаклар
Кайчакта ул бик кискен, кайчакта ул артык турыдан яра. «Чү, ишетмәсеннәр», -дип як-ягына карап сөйләми. Сүз Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, театрның баш режиссеры Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев турында бара.
Үзәк китапханәдә үткән бүгенге "Чаклар" исемле очрашуыбыз да, шулайрак булды. Рөстәм әфәндедән фәлсәфи дә, шаян да, кырыс та җаваплар ишетте тамашачы. Спектакльдан өзекләр, җырлар белән үрелеп барган әңгәмәне бертында йотлыгып карап утырдылар.