Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бер күрешү

Бүген искиткеч гүзәл, тылсымлы, хикмәтле, гаҗәеп серле бер дөньяда - театр дөньясында йөрдек. Нәрсә соң ул театр? Театр- сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идек без.Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да....Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.Чөнки театр - тормышның көзгесе.Ул искиткеч могҗиза.Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше бармы икән. Юктыр, юк.Тормышта без көн саен билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз бит....Театр - ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар.

Китапханәбездә күңелле вакыйга, бездә кунакта - Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары: Татарстан республикасының атказанган артистлары Лилия Хәлил кызы Мәхмүтова, Ирек Галимулла улы Хафизов, һәм яшь артистлар Булат Илфат улы Зиннәтуллин, Илфак Илшат улы Хафизов.Тамашачылар кунакларыбызның тормыш юлы эшчәнлеге белән танышып, алар иҗаты кочагында әле бер көлде, елады, моңайды һәм кушылып җырлады.