Центральная библиотека им. Г. Тукая

викторина

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу хөрмәтеннән, ел саен уздырылып килә торган телевизион викторина сорауларына ярдәмлек күргәзмә урнаштырылды. Сораулар, вакытында язма рәвештә куелып, аларга җавапларны табу мөмкинчелеге дә тудырылган күргәзмәдән һәркем файдалана ала. Г. Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан уздырылган викторинада катнашкан җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәгә килегез, укыгыз, җиңү яулагыз.