“Без бәхетле, без шагыйрьле, Без Тукайлы халык мәңгегә”: 25-нче телевизион викторина
3 – 7 апрель 2017 ел.
Тукай ис. ҮК-нә һәм НТР телерадиокомпаниясе 22 ел рәттән телевизион викториналар үткәрә. Беренче телевикторина 1995 елда - НТР телекомпаниясе оешкан елда башланып киттеп шәһәр һәм авыл халкы арасында популярлык яулады.
2017 елда узачак викторина өчен китапханә фондларында тупланган докментларга нигезләнеп Г.Тукай иҗатына, аны мәңгеләштерүгә кагылышлы сораулар төзелде. Сөекле Тукаебыз иҗатына битараф булмаган һәм күп белергә омтылучаннар өчен викторинаның бер-ничә шартларын үтәргә кирәк булыр:
1-нче, барча сорауларга тулы, дөрес язма рәвештә җавап бирү
2-нче, һәр җавапка чыганакларны күрсәтү: кайсы китаптан, газет-журналдан, ничәнче биттән җавап табылган,
3-нче, җавапларны 20-нче апрельга чаклы методик бүлеккә язма яисә электрон вариантта тапшыру. Адрес: Төзүчеләр урамы, 11 в йорт; Nk.MO@tatar.ru Элемтә өчен телефон: 39-94-83; 8 917 267 14 12.
Кем бу шартларны үти, шулардан иң беренче - төгәл, тулы, дөрес һәм вакытында җавап тапшырган өч кеше җиңүче дип билгеләнәчәк һәм Тукай туган көнендә диплом һәм бүләккә ия булачак.
Телевикторинада катнашучылар өчен ярдәмгә Тукай ис. үзәк китапханәдә күргәзмә эшлиячәк.