“Киләчәккә ышанычым – халыкта”
24 март көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” акциясе кысаларында башкорт халык шагыйре, милләтпәрвәр, совет чорында зур басым кичергән Рәми Гариповның 85 еллык юбилее уңаеннан “Киләчәккә ышанычым – халыкта” дип исемләнгән искә алу кичәсе узды. Чарага башкорт милләтенә, теленә, шагыйрьнең иҗатына битараф булмаган тамашачы килде.
Кичәдә курай моңнарына уралып, язучының тормышына, иҗатына күзәтү ясалды. Хәтер кичәсендә әдипнең үзе башкаруында шигырьләренең язмасы яңгырады.
Әдәби-музыкаль очрашу кунаклары да Рәми Гариповның шигырләрен укып, аның шигъриятен сөюләрен белдерделәр.
Кичә ахырында Түбән Кама шәһәренең «Реабилитация» медицина үзәге баш табибы Гәли Хасанов китапханәгә бик кыйммәтле бүләк – Башкортстан республикасының районнары һәм авыллары турында бик күп мәгълүматлар булган китаплар бүләк итте.