Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Шигъриятнең асыл бизәге"

22 март көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә бөтендөнья шигърият көне кысаларында ”Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубының “Шигъриятнең асыл бизәге” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәсе узды. Кичәбез кунаклары, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары укуындагы шигырьләр дулкынында, җырлар кочагында узган бу матур очрашу күңелләрдә озак сакланачак.

Кичәдә 37 кеше катнашып, һәркем үзенә күңел күтәренкелеге алып, шигъриятебезнең бай үрнәкләре белән танышты.