Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Яшьлегем чишмәләре”

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә аралашу клубы “Яшьлегем чишмәләре”нең чираттагы “Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашуы  узды. Бу чара, 8 март бәйрәме кысаларында, өлкән буынның хатирәләрен барлап, мөнәҗәтләрен, әкиятләрен, бәетләрен искә төшереп, шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.

Авылда туып үсеп, бүгенге көндә шәһәрдә гомер итүче өлкәннәребезнең күңел сандыклары бай. Алар үзләре дә бәетләр язалар. Шул бәетләрне укып, фикер алыштылар.

Әдәби – музыкаль очрашу бик җылы дулкында узды.