Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Чәчәкләрем, гөлләрем”

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә 8нче санлы мәктәпнең 2 А сыйныфында укучы Әдилә Фәйзетдинованың кул эшләреннән торган “Чәчәкләрем, гөлләрем” дип исемләнгән күргәзмәсе урнаштырылды. Күргәзмәдә Әдиләнең мамык дискларыннан, төрле тукымалардан кисеп ясаган чәчәкләре, картиналары, бисердан ясалган шомырт агачы,чәчәкләргә төреп ясалган чәч каптырмалары урын алды. Китапханә укучылары зур кызыксыну белән әлеге күргәзмәне карадылар. Гади генә, әмма күңел җылысын салып ясалган әлеге чәчәкләр дөньясы күзне иркәли. Әлеге матурлыкны һәр бала яраткан кешесенә бүләк итә ала. Бары өйрәнергә теләк һәм матурлыкны күрә белү кирәк. Күргәзмә янында узган әңгәмә, кул эшләренең авторы Әдилә Фәйзетдинова белән, бик кызыклы узды.