“Бер бәхет ул – шигырь язу”
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең 50 еллык юбилее кысаларында Никифор Тукмачевның “Бер бәхет ул – шигырь язу” әдәби-музыкаль кичәсе узды. 2016 елда дөнья күргән “Таң суы” китабы битләренә шигъри спектакль аша сәяхәт кылып, язучының узган гомер юлына, иҗатына тукталдык. Түбәк Кама шәһәре һәм районы керәшен җәмгыяте рәисе Тамара Алексеевна Багаутдинова, сәламәтлек үзәге ветераннар совете җитәкчесе Роза Хаметовна Бикмухаметова мактау грамоталары тапшырып, истәлекле бүләкләр бирделәр. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары Никифор агага багышлап язылган шигырьләрен укып, бүләкләрен тапшырдылар.
Җыр-моңга төрелеп, шигъри дулкыннарга уралып узган әдәби кичә бик күңелле үтте.
Күренекле җырчылар Гүзәл Уразова башкаруында “Күк сирень”, Булат Нигъмәтуллин башкаруында “Торналар” һәм башка җырлар клипларын карау белән башланып киткән кичә, күңелләрдә якты эз калдырды.
Никифор Тукмачев үзе гармунда уйнап, яраткан җырларын башкарып, бәйрәм тәмамланды.