"Солдатта булган диләр!"
23нче февраль… 80 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җинү хөрмәтенә 1918 елның 23нче февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер, берничә ел инде, Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.
Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү – ул халыкның тыныч тормышын, үз илеңнең намусын саклау.
22нче февраль көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубының чираттагы утырышы да Ватанны саклаучылар көненә багышланды.
Кичәдә көчле затларны котлап, җыр-бию башкарылды, изге теләкләр әйтелде, интеллектуаль викторина, “Портянка урау” уеннары уздырылды.
Бу көнне ир-атлар да хезмәт елларын искә алып, хәтирәләргә бирелеп, милли татар җырларын бүләк иттеләр.
23нче февральгә багышланган әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде.