“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”
М. Җәлил һәйкәле янында, шагыйрьның туган көнендә, “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дигән шигъри митинг узды. Шагыйрьне искә алу йөзеннән, 1нче, 2нче гимназия,11нче һәм 3нче мәктәп укучылары, шәһәребезнең аксакаллары катнашты. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлекчәсе директоры Исмәгыйлова Вәсилә Исмәгыйль кызы, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары, китапханәчеләр һәйкәл янына җыелдылар.
“Илһам” татар эстрада ансабле җитәкчесе җырчы – композитор Илһам Хисмәтуллин башкаруында “Һәйкәл” җыры белән шигъри митинг башланып китте.
Муса Җәлилгә багышланып язылган, шагыйрьнең үз шигырьләре яңгырады. М. Җәлил исеме дөньяда үзенең Ватанына,үз халкына тугрылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Шигъри митинг шагыйрьне 1 минутлык тынлык һәм аның һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Әлеге очрашудан һәркем “Үлмәс җыр эзеннән” күргәзмәсеннән истәлеккә үзенә ошаган китапны бүләккә алып, күтәренке күңел белән таралашты.