“Шушы җырлар белән күңелеңне ач”
10 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Муса Җәлил иҗаты буенча “Шушы җырлар белән күңелеңне ач” дип исемләнгән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены узды. Кичәгә икенче, алтынчы, сигезенче мәктәп укучылары килде.
“Тамчы-шоу” интеллектуаль уенының максаты, төрле биремнәр ярдәмендә балаларны патриот-шагыйрьнең иҗаты белән таныштыру иде.
Укучыларга “Акыл гимнастикасы”, “Сәхнә”, “Тәрҗемә”, “Әйе!Юк!”, “Сәнгатьле уку”, “Төзе һәм әйт” бәйгеләрендә көч сынашырга туры килде. Нәтиҗәдә, “Зирәкләр” командасы җиңеп, I дәрәҗәле сертификат белән бүләкләнделәр.
Чараны йомгаклап, балалар Муса абыйлары кебек туган илне якларга һәм сакларга, яхшы укырга,тырыш булырга, эшкә, һөнәргә яшьләй өйрәнергә, зирәк, тапкыр булырга кирәклеген әйттеләр.