Кышның озын кичләрендә
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә аралашу клубы “Яшьлегем чишмәләре” нең чираттагы утырышы узды. “Кышкы озын кичләрендә”әдәби музыкаль очрашуда татар халкының инде онытылып килә торган уеннар уйналды. “Йөзек салыш”, “Капкалы”, “Чума урдәк, чума каз” һ.б уеннар җыр-биюләр белән аралашып барылды. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары Р. Вәлиева, Г. Зөлкәрнәева үзләренең шигъри дулкыннарында тирбәлдерделәр.
Гармун, баян моңнарына күмелеп узган әдәби – музыкаль очрашуда Актаныш ягынан килгән кунаклар да бар иде. Очрашу бик куңелле һәм югары нотада узды.