Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Мең рәхмәтле бүген язмышка"

3 февраль көнне Халык иҗат йортында "Җидегән чишмә" кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Р.Вәлиев тормышына, иҗатына багышланган күргәзмә-инсталяция ясады. Уку паркын хәтерләткән әлеге күргәзмәдә акыл һәм иҗат агачлары урнаштырылды. Р.Вәлиевның халык яратып кабул иткән шигъри юлларыннан өзекләр, тирән фәлсәфи акыллы фикерләре язылган яфраклар беркемне дә битараф калдырмады.

“Бер алманы бишкә бүләек” китабы урын алган өстәлдә алмалар исә һәркемне үзенә җәлеп итте.

Күргәзмә-инсталяция ярдәмендә Р.Вәлиевнең иҗатын укучыга җиткерү бик зур игътибарга лаек булды.