"Юлларыма сибелә Гомерләр агышы"
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең 50 еллык юбилее проекты кысаларында “Юлларыма сибелә Гомерләр агышы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу булды. Кичә әдәби берләшмә язучылары Әлфия Сибгатуллинаның 50 еллык, Гөлфизә Зөлкәрнәеваның 75 еллык юбилейлары дулкынында узды.
Әйе, әдәбияттан ерак булган һөнәр ияләре булса да, шигъриятнең иң нечкә кылларына кагылучы бу ике язучы иҗаты, тормышы бик кызыклы һәм зур ихтирамга лаек. Әлфия Сибгатуллина шин заводында тәгәрмәчләрне ялгаучы, кисүче булып 32 ел хезмәт итә һәм шигырьләр яза. Табигатьнең бар матурлыгын, гүзәллеген күреп, кеше хисләре, кичерешләре белән үреп иҗат итә.
Ә Гөлфизә Зөлкәрнәева исә табибә буларак шәһәрдәшләребезне күп еллар сырхаудан савыктырса, хәзер, язучы буларак җаннарны дәвалый.
Шигърият бәйрәме җырчы композитор Илшат Хәбибуллин, шәгыйрә композитор һәм дә җырчы Тәнзилә Хәбибуллина, китапханәче Илсияр Заббарова башкаруында җырлар үрелеп барды.
Очрашу тирән мәгънәле иҗади дулкында узды.