Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Яңа елның ак карлары”

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Көнчыгыш календаре буенча җиһанга Кызыл әтәч елы атлый. Инде күпләр бәйрәмне ничек каршыларга, нәрсә кияргә, табынны ни рәвешле бизәргә дигән сораулар белән яналар. Елны ничек каршы аласың, шулай дәвам итә диләр бит. Бу сүзләрдә хаклык юк түгел.

28 декабрь көнне “Яңа елның ак карлары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә “Яшьлегем чишмәләре” клубы әгъзалары бу темаларга битараф калмадылар, әлбәттә.

Бәйрәм барышында алып баручы киләсе Әтәч елы безгә ниләр вәгъдә итүе, кунаклар яңа елга ничек әзерләнүләре турында сөйләделәр.

Яңа ел бәйрәмен тагын да матурлап, Кыш Бабай белән Карсылу  кунакка килделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Очрашу һәркемнең күңелендә озак искә алырлык җылы тәэсирләр калдырды.