“Сынмый күңел канатым”
23 декабрь көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучысы, ике китап авторы Нурулла Гаптуллинның “Сынмый күңел канатым” исемле әдәби-музыкаль кичәсе узды.
Очрашу барышында язучының тормыш юлы белән таныштырылды. Нурулла Гаптуллович чыгышында еллар үткәч, әтисенең каберен эзләп табуы, Кырым татары драматургы Усеин Балатуковның “Айше ханум” пьессасын рус һәм татар телләренә тәрҗемә итүе турында сөйләде. Язучының иҗатын яратучылар аның шигырьләрен укыдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар.
Кичә ахырында Нурулла Гаптуллин иҗатын якын итеп килгән барлык тамашачыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чара истә калырлык узды.