Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Кала йөзен Ханов бизи"

21 декабрьдә  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә танылган архитектор, милләтпәрвәр шәхес Фирдәвис Гайнетҗан улы Хановның тормышына һәм иҗади эшчәнлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Кичәдә архитекторның дуслары, фикердәшләре чыгышы җыр-шигырь белән үрелеп барды. Килгән кунаклар 2016 елда “Гүзәл” полиграфия үзәгендә дөнья күргән “Архитектор Фирдәвис Ханов: проектлары, эскизлары, графикалары” китабы белән дә танышу мөмкинлегенә ирештеләр.