Мәдәни җомга 16.12.16 ел
Кичәдә рәссамнар һәм укучылар катнашты. Рәссамнар яңа картиналарына эскизлар ясадылар, сайладылар, укучылар аларны игътибар белән күзәттеләр. “Кышкы матурлык”дигән видеоязма күрсәтелде. Һәркем кышны үзенчә ярата, соклануын белдерә. Кышкы табигать үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур. Дөнья мамыктай ак карга күмелә. Кар яуганда, күзләр генә түгел, күңел дә иркәләнә. Ап-ак бәскә төренгән агачларга кем генә сокланмас? Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы – үзе бер могҗиза! Кичә бик күңелле үтте.