Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга 9.12.16 ел

«Безнең мираска” - 25 ел

Без – мираслы халык. Без – хәтерле халык. Егерме биш еллык тарихы булган “Безнең мирас” журналы – халкыбызның, аерым шәхесләребезнең фаҗигале – гыйбрәтле язмышын ачыклап, милләтебезнең рухи, дини, тарихын язып килә. Әдәби һәм сәнгати мирасын барлап- теркәп баручы басма.

“Нинди мирас хакында фикер йөртергә? Мәгълүм ки, халыкның яшәү мохите ифрат киң, ул биниһая тармаклардан хасил була: тарихи, әдәбият-сәнгать, халык иҗаты, этнография, гореф-гадәт һәм халык тормышындагы башка тармакларның да мирасы бар. Киңрәк фикер йөрткәндә экология мирасы, ягъни табигатьне дә кертергә була. Алар һәммәсе дә безгә мирас булып калган, һәммәсе дә бездән игътибар көтә”, - дип яза Г. Бәширов.  Шул максаттан укучыларга “Безнең мирас” №10 (2016 ел) санында чыккан “Мирасның ниндие генә юк” мәкаләсе буенча төзелгән әдәби күргәзмә, «Илаһи моң иясе”дигән мәкалә буенча “Безнең мирас” №9 (2016 ел) видео күрсәтелде һәм аудио язмалар тыңланды. Укучылар журналларны укыдылар, кызыксынып карадылар һәм рухи азык алып таралыштылар.