Центральная библиотека им. Г. Тукая

Һәммәбез дә паркка!

Барыбызга да җәяү йөрүнең файдасы турында билгеле, әмма безнең компьютерлар, машиналар заманында җәяү йөрү сирәгәя бара. Без һаман да ашыгабыз. Ә бит көз көне табигать искиткеч матур! Дөньяның матурлыгын күрә белергә генә кирәк. Көзге паркка күз салыгыз! Җәяү көзге кичне паркта йөреп чыксаң, барча борчулар, ару-талулар юкка чыга. Һәммәбез дә паркка!

Шундый чакыру белән китапханәчеләр медицина коллияте студентларына мөрәҗәгать иттеләр. Китапханәчеләр, Парклар һәм скверлар елы кысаларында Габдулла Тукай пакы белән таныштырып, анда үткәрелгән чаралар, шәһәребезнең истәлекле урыннары турында  сөйләп уздылар. Аларның сүзләрен презентация раслап торды. Виртуаль йөрү "Данко" әдәби берләшмәсе әгъзаларының шигырьләре белән үрелеп барды. Студентларны Г.Тукай исемендәге китапханәдә булган үзгәрешләр, аңа төрле эш алымнары турында сөйләделәр һәм чараларга чакырып кадылар.

Медицина көллияте хакимиятенә   студентлар алдында чыгыш ясау мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтәсе килә.