Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Серле рәссам”

29 сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге китапханәдә Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Нурзия Рәшит кызы Мирхазованың “Серле рәссам” исемле яңа китап битләренә сәяхәт үткәрелде. Бу китап шунысы белән әһәмиәтле: ул ике телдә язылган. Китапның матур рәсемнәре, шигырьләрнең тәрбияви эчтәлектә язылышы кунакларның күңеленә хуш килде. 15-нче номерлы бакчадан килгән нәни балалар бу китапта урын алган “Шәһәремә”, “Түбән Кама” шигырьләрен бик матур итеп укыдылар. Нурзия апалары аларга рәхмәт әйтеп, үзенең китабын бүләк итте.

 Бәйрәмдә укырга яратучы песикәй Наян авторның “Тәрбияче апам” шигырен укыды, кечкенә кунакларыбызга туган телне яратырга, тырышып өйрәнергә кушты.

2-нче сыныф укучысы Әдилә Нурзия Рәшит кызының “Бүләк”, “Үсеп кенә җитим менә”, “Тәрбияче апам” шигырьләре буенча пластилин ярдәмендә рәсем ясаган.  Бу күз явын алырдай кул эшләре кичәгебезнең бер бизәге булды.

Килгән кунаклар шагыйрәгә иҗади уңышлар, тагын да яңадан-яңа китаплар белән балаларны шатландырун теләделәр.