“Яшьлегем чишмәләре”
“Яшьлегем чишмәләре”клубының чираттагы әдәби-музыкаль кичәсе “Моңнар алиһәсе” дип аталды һәм Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышланды. Китапханәче “Калфаклы сандугач”дигән китап күргәзмәсе оештырды һәм С. Садыйкованың тормыш юлын, иҗатын кыскача сөйләде.
Җаныбызга, бәгыребезгә моң булып сарган, бик күпләрнең яшьлегенә, бала чагына, язмышына һәм тормышына үз җырлары белән кереп калган гаҗәеп бер зат ул Сара Гариф кызы Садыйкова.
С. Садыйкова, татар җырының үзенчәлекле традицияләренә гаҗәп тугрылыклы булып калган хәлдә, һәрчак яңалыкка, белемгә, үз мөмкинлекләрен камилләштерүгә омтылып яшәгән. Нәкъ менә ул татарның беренче тангосын яза, җырлап туймаслык романслар иҗат итә.
Җырны язган кеше язсын икән,
Язам, диеп, җырның соңгысын.
Мин күпләрнең елаганын күрдем
Тыңлаганда татар тангосын... (Н. Акмал)
Никадәр омтылыш, никадәр максатчанлык, никадәр зур талант йөрткән ул үз җанында-йөрәгендә! Шуңа да аның җырлары халык күңелендә урын алды. Кичәбездә “Җидегән чишмә”, “Беренче мәхәббәт”, “Идел суы ага торыр”, “Белегез шуны”, “Яшь күңел”, “Иркәң буласым килә”, “Әнкәй”, “Әй, язмыш, язмыш” һәм башка бик күп җырлар яңгырады. Санкт-Петербургтан килгән кунагыбыз Зарипова Лира Гильмановна бик актив катнашты: җырлады, биеде. Әнисә Зиннуровнаның моңлы, нәфис тавышы һәммәсен дә таң калдырды. Кичә бик эчтәлекле, күңелле үтте.