“Уйный-уйный, көйли-көйли тормыш юлыннан ...”
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә якташыбыз, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, артист, режиссер, композитор һәм бик күп һөнәрләр иясе Алмаз Хәмзиннең тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Уйный-уйный, көйли-көйли тормыш юлыннан ...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәсе узды.
Кичә барышында Алмаз Наилевичне узган гомер бәйрәме белән тәбрикләдек. Бу котлауларга кушылып, Бөтендөнья татар конгресы Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Галиев Рөстәм Мәҗитович кунагыбызга түбәтәй һәм истәлекле китаплар бүләк итте.
Сорау-җавапларга нигезләнгән бу әдәби кичәдә “Илһам” эстрада ансамбле җитәкчесе Илһам Хисматуллин, солисткасы Гүзәл Ильясова Алмаз Хәмзин язган җырларны башкарып, җырчы-композитор Илшат Хәбибуллин юмористик әсәрен укып, очрашуны баеттылар.
Алмаз Наилевич сорауларга җавапны шигырь юллары һәм җыр аша да җиткерде.
Тамашачы очрашудан ләззәт алып, илһам һәм моң дулкынында йөзде. Рәхәтләнеп ял итеп, киләчәктә тел, яшәү мәгънәсенә карата уйландырырлык фикердә киттеләр.
Шәһәребезнең 50 еллыгы программасы кысаларында узган бу әдәби-музыкаль кичә Г.Тукай исемендәге китапханә укучыларына – бүләк концерты.