Центральная библиотека им. Г. Тукая

Түбән Камам балкы нур сибеп!

Түбән Кама һич тә түбән түгел,

Даны белән күпкә югары.

Минем кебек сиңа гашыйгы да,

Дөньясында башка юк әле. (Н. Мирхазова)

Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында шәһәребезнең 50 еллыгы юбилее кысаларында китапханә “Яшә, син гасырларда” дигән шигърият йолдызлыгы уздырды. Үзләренең йөрәк хисләрен түбәнкамалылар шигърият һәм җыр дулкыннарында җиткерделәр. Бәйрәм Рәфыйк Әхмәдиевнең көе һәм сүзләренә язылган “Түбән Кама” гимны белән башланып китте. Аны И. Хабибуллин бик матур итеп башкарды. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсеннән килгән кунакларыбыз үзләренең язган шигырьләрен укыдылар. Алар Рәфыйк Әхмәдиев, Рифкат Имаев, Рәсимә Нәбиуллина, Никифор Тукмачев, Гөлчирә Ибатуллина, Гөлфизә Зөлкәрнәева.“Шигърияттә – Түбән Кама”, “Түбән Камам балкый нур сибеп!” дигән күргәзмәләр исә шәһәрдәшләребезгә шпаргалка ролен үтәде. Үзенә ошаган әсәрне сайлап алып сәхнәдә укырга теләүчеләр саны бик күп булды. Әлбәттә, кыюларны, җитезләрне бүләкләр көтте.

Әдәбият аланы җыр һәм шигърият дулкынында йөзде. Ф. Гараев, М. Хабибуллина, Н. Дәүләтшин башкаруында берсеннән - берсе матур җырлар, көйләр яңгырады. Түбән Каманың тарихы белән үрелеп барылган әлеге очрашуда һәркем күңел күтәренкелеге белән китте.