Яшь рәссам Коновалов Дмитрий Владимировичтан мастер-класс
Кичәдә яшь рәссам Коновалов Дмитрий Владимирович, 8нче мәктәпнең рәсем укытучысы, укучылар һәм әдәбият, сәнгать сөючеләр катнашты. Коновалов Д. В. үзенең эшчәнлеге белән таныштырды, мастер - класс күрсәтте.
Рәссам кем ул? Аның эш кораллары, материаллары, эш урыны белән танышу. Карандаш, гуашьның нәрсә эшли белүе, рәсем сәнгатендә җылы һәм салкын төсләр. Сәнгатьнең яңа жанрлары белән таныштыру, аны куллану турында сүз барды. Тормыштагы матурлыкны күрә белеп, аны күрсәтеп, сөенеп яшәргә тиеш һәркем. Шул максаттан бөек рәссамнарыбызның иҗаты турында презентация күрсәтелде. Кичә бик күңелле, кызыклы үтте.