Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Җомга көн кич белән”

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Җомга көн  кич белән” әдәби – музыкаль кичә кысаларында уздырылды. Шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребезнең 2016 елда дөнья күргән шигъри җыентыкларыннан укылган шигырьләр җырлар белән үрелеп барган әлеге кичәдә татар халкының түгәрәк уеннары уйналды.

Әйе җыр моң кешенең йөрәгендә туа. Юктан бар була.  Дөньяга адәм баласы туган кебек, җир астыннан чишмә бәреп чыккан кебек, күктә кинәт йөолдыз кабынган кебек. Әлбәттә сүз гасырлар, еллар аша үтеп, ата-бабаларыбыздан күчеп бүгенге көннәргә килеп җиткән борынгы җырларыбыз турында бара. Шул борынгы җырларыбызны искә төшереп түгәрәк уеннарын да яшьләргә дә тапшырасы иде, - дигән теләктә “Җомга көн кич белән” әдәби – музыкаль кичәбез тәмамланды. Әлбәттә кичәбез кунаклары күтәренке кәеф белән киләчәктә дә шушындый очрашулар булуын теләп таралыштылар.