Центральная библиотека им. Г. Тукая

Белем иленә сәяхәт

1 сентябрь  - Белем көне уңаеннан Г.Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркында Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчә директоры Исмәгыйлева В.И. проекты буенча "Күчтәнәч" программасы кысаларында үзәк китапханә күргәзмәләр һәм осталык сәгатьләре белән катнашты. Паркта ял итүчеләр игътибарына 2 күргәзмә тәкъдим ителде: "Түбән Кама йөрәгем түрендә", "Белем иленә сәяхәт".

Осталык сәгатендә исә кечкенә яшьтәге укучыларга рәсем буяу, аппликация һәм хәрефләрне дөрес язарга өйрәнү алымнары күрсәтелде. Кызыклы математик табышмакларга җавап бирүчеләр призларга ия булдылар.