Чәчәкләр илендә
Г.Тукай исемендәге ял итү һәм уку паркында “Яшьлегем чишмәләре” клубы оешып, аның беренче очрашуы булып узды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Их, бер җырлыйсы килә” китап күргәзмәсе ярдәмлек булып торды. Яшьлектәге җырларны искә төшереп, чәчәкләр темасына багышланган җыр бәйгесендә актив катнашып, шәһәрдәшләребез тарафыннан язылган шигырьләр, җырлар белән үрелеп барган кичә күңелләргә рәхәтлек бирде.
Әйе, очрашуга килгән 8 гармунчы тарафыннан уйналган моң өзелеп тормады. Җырлар да, гармун моңнарына кушылып, искиткеч матур көйләре белән Тукай паркын гөрләттеләр. Киләчәктә дә очрашуларны дәвам итү теләгендә калып, кичә тәмам булды. Һәркем үзенә нинди дә булса илһам алып, күнел күтәренкелеге белән таралышты. Шунысы куанычлы, очрашуга яшьләр дә тартылды.