Центральная библиотека им. Г. Тукая

Оригами сәнгате

Бүген 16 нчы мәктәпнең 4 нче сыйныф укучыларына оригами буенча мастер-класс үткәрделәр, шулай ук китапханә буенча экскурсия дә ясадылар. Оригами – кәгаздән уенчыклар ясау сәнгате. Ул безгә борынгы Кыйтайдан килгән һәм хәзерге вакытта бик популяр. Оригами ярдәменә баланың вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерергә, игътибарын ныгытырга, аның иҗади активлыгын стимуллаштырырга була.