Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Гармун алыйк әле, дуслар”

Уку һәм ял паркында Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә бүген 28 августта “Уйнагыз гармуннар” музыкаль прогаммасында “Гармун алыйк әле, дуслар” китап күргәзмәсе белән катнашты. Күргәзмәгә куелган китаплар аша парк кунаклары оста гармунчыларның тормышы һәм язмышы белән танышып уздылар. Гармунда, баянда уйнарга өйрәтүче китапларны күреп уйнарга теләк уянса, җыр китаплары аша җырлыйсылары килде.

Кечкенә китап укучылар өчен махсус буяу өчен рәсемнәр куелды. Музыкаль табышмакларга җаваплар табылып, татлы приз алучылар да күп булды. Ә инде кыюлары, зирәкләре гармунда уйнарга омтылдылар. Күргәзмәгә куелган гармун яшь балалар кулында әле шыңгырдаса, киләчәктә сайрар дигән өметтә калдык.

Бүгенге бәйрәм бик күңелле узды. Очрашу тәмамлануга карамастан кайберәүләр биесә, китап яратучылар аны алып укый башладылар.