Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Исемнәре уеп язылган» - җәлилчеләрне искә алу

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре уку һәм ял итү паркында җәлилчеләрне искә алу уңаеннан “Исемнәре уеп язылган” шигъри-митингы уздырды.

Җәлилчеләр башны горур тотып,

Кара карлыгачны җырлады.

Соңгы тапкыр – йөз дә үндүрт адым,

Гильотина тора каршыда.

...Әйе, моннан нәкъ 72 ел элек, 25 август көнне 12 сәгать 06 минуттан һәр 3 минут саен 75 килограммлы палач балтасы – гильотина астында 11 татар егетенең гомере өзелә...

Шигъри-митинг М.Җәлилнең һәм “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучыларының шигырьләре белән үрелеп барды. Җырчы-композитор Ильшат Хәбибуллин башкаруындагы “Һәйкәл” җыры кунаклар күңеленә хуш килде.

Очрашуда шәһәребезнең аксакаллары, милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе А.Р.Дирзизов, Бөтендөнья татар конгрессы директоры урынбасары В.И.Исмагилова, язучылар һәм китапханәчеләр катнашты. Митингта катнашучыларның күңелендә очрашудан алган тәэсирләре тиз генә сүрелмәс. Митингка җыелучылар киләсе елларда җәлилчеләрне искә алучылар арасында укытучылар да, тәрбиячеләр дә булсын иде дигән теләктә калдылар. Шигъри-митинг М. Җәлил һәйкәленә чәчәк кую белән тәмамланды.