Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Чёрный единорог" клубы җитәкчесе Җәлил Газизов белән очрашу

27 сентябрь – Халыкара туризм көне. Тукай ис. үзәк китапханәгә Җәлил Газизов белән очрашуга яшьләр җыелды. Җәлил Газизов – балалар һәм яшьүсмерләр техника үзәгендә эшләп килүче “Черный единорог” исемле тарихи клуб җитәкчесе. Ул бик-күп туристик һәм үзе тапкан маршрутлар буенча клуб әгъзаларын алып йөрүе турында бик кызык итеп әңгәмә алып барды. Шулай ук Эвересткә менү (2014 ел), Болгар фестивалендә катнашу (2015) кебек чараларда катнашканнары турында тулаемырак сөйләде.