“Селена” әдәби иҗат клубы беренче утырышын уздырды
25 сентябрьдә яшьләр өчен оештырылган “Селена” әдәби иҗат клубы беренче утырышын уздырды. Клуб җитәкчесе Борис Павлович Власов, ул Россия язучылар Союзы әгъзасы, 4 китап авторы («Белая ворона»,2002; «Поворот судьбы», 2002; «Вторая любовь», 2004; «Господин Никто», 2006), рус телендә иҗат итүчеләр арасында әдәби конкурсларны башлап җибәрүче кеше буларак таныш.
“Селена” әдәби клубы үз утырышларын һәр айның 2-нче һәм 4-нче пәнҗешәмбе көннәрендә үткәрәчәк. Барча теләгән һәм үзендә язу сәләте барын сизгән яшьләрне клубка чакырабыз!