Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Ак чәчәкләр”- шәһәрнең 50 еллыгына багышланган

   Саулык – зур байлык. Кеше үзенең сәламәтлегенә, исәнлегенә битараф калырга тиеш түгел, даими кайгыртып торганда гына, саулык синең белән янәшә атлый. Ләкин кеше авырмыйча да тора алмый. Авыру һәркемгә дә хас нәрсә. Шул очракта безгә ярдәмгә ак халатлы “фәрештәләр” килә. Ак халатлы табиблар турында күп ишетергә туры килә, бигрәк тә матбугат битләрендә, телевизион тапшыруларда, алар турында күпме генә әсәрләр тумаган, җырлар иҗат ителмәгән, шигырьләр язылмаган!  Татар халык язучысы Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы гына да татар әдәбиятында зур урын били.

Бүген Үзәк китапханәдә Түбән Каманың 50 еллыгына багышланган “Ел әйләнә шәһәр буйлап” программасы кысаларында “Ак чәчәкләр” дип исемләнгән әдәби сәяхәт уздырылды. 1 нче балалар бакчасынннан килгән нәни дусларыбыз табибә Гөлфизә Зөлкәрнәева белән очрашып, аның хезмәт эшчәнлеге һәм тормыш юлы белән таныштылар.

Очрашу җырлар һәм шигырләр белән үрелеп барды, балалар шәһәр турында видеоролик карадылар, табышмакларга җавап таптылар. Гомумән алганда, чара бик кызыклы һәм файдалы узды. Ак халатлы “фәрештә” белән сәяхәт гимнастика күнегүләре һәм ак чәчәкләр ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.