Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын"

“Сөембикә” журналы татар хатын-кызларының өстәл китабына әйләнгән, затлы, зәвыклы, тирән эчтәлекле басма. Менә 100 ел инде бу журнал халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итә. Аны беләләр, зурлыйлар. Татарстаныбызда гына түгел, күп өлкәләрдә, чит җирләрдә дә журналның һәр номерын көтеп алалар.  “Сөембикә”нең максаты — хатын-кызлар тормышын, яшәү рәвешен күрсәтү, бала тәрбияләү серләрен ачу. Хатын-кызларны якынайту-берләштерүдә, телебезне саклауда журналның өлеше зур   Аның аша халкыбыз бик күп нәрсә белә ала. Шул максаттан Г. Тукай исемендәге китапханәдә “Сөембикә” журналына презентация үткәрелде, тарихы сөйләнде, рубрикаларның эчтәлеге яктыртылды. Бу чарада иң гүзәл, эш сөючән, булдыклы, журналны даими укып баручы  затларыбыз - китапханәдә эшләүче хезмәткәрләребез актив катнашты. Алар журналга зур бәя бирделәр.