Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга

Кичәдә рәссам, Рәсәй һәм Татарстанның рәссамнар Союзы әгъзасы Яруллин Малик Вагизович һәм яшь әдәбият сөючеләр катнашты. Шәһәребезнең күренекле рәссамы үзенең тормыш юлы, иҗат эшчәнлеге турында сөйләде. Аның “Шәһәр паркында ял”, “Алмалар”, “Сирень» дигән картиналарын журнал битләреннән күреп беләбез. Күп кенә картиналары чит илдә яшәүче милләттәшләребездә икән. Ул картиналарның фоторәсемен күрсәтте, һәрберсен җентекләп сөйләде. Яшьләрне рәсем сәнгате серләренә төшендерде. Кичә бик күңелле үтте.