«Спорт белән син дә шөгыльлән»
22 июль көнне Г.Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре 7 нче филиал белән берлектә шәһәрнең 50 еллыгына багышланган “Спорт белән син дә шөгыльлән” дип исемләнгән әдәби сабантуй үткәрделәр. Бәйрәмдә бәйгеләр сабантуй уеннарына тиңләштерелде:
- “милли көрәш” - балалар китаплары буенча төзелгән викторина;
- “күз бәйләп әйбер кисү” - күзне бәйләп әдәби геройларны тактага акбур белән ясау;
- “капчык сугышы” - шигырьне дәвам итәргә.
Шулай ук әдәби Сабантуй төрле уен-ярышлар белән кайнап торды: капчык киеп йөгерү, скакалкада сикерү, чиләккә туп ату, кашыкка йомырка салып йөрү, бигрәк тә тоннель буйлап чабышу бик тәэсирле булды.
Балалар өчен бик кызыклы, мавыктыргыч чара бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Барсы да бик канәгать калдылар.