"Дуслар"
Дуслык ул бөек хәзинә!
Моның белән 31нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар дә, өлкәннәр дә килешә.
Бүген без нәни дусларыбызны Сәрвәр Әдһәмованың "Дуслар" исемле китабы белән таныштырдык.
Китап сөюче дусларыбыз әсәрне бик зур игътибар белән тыңладылар, аннары үзләренең иң яхшы дуслары турында сөйләделәр һәм дуслыкны ни өчен сакларга кирәклеге хакында фикерләре белән уртаклаштылар. Чөнки чын дус - ул зур байлык!